Җиңү бәйрәме уңаеннан котлаулар

2019 елның 19 апреле, җомга

19 нчы апрельдә Килдебәк авыл җирлеге башлыгы, районнан килгән вәкил – Саба муниципаль районының  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы белән авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннарның тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Килдебәк авыл җирлегендә барлыгы  6  Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннарның тол хатыннары яши: Килдебәк авылында – Әхмәтшина Сания Баймөхәмәт кызы, Якупова Мугминә Шафигулла кызы, Якупова Нәмига Аскадулла кызы; Туктар авылында – Гыймадиева Оркыя Дәүләт кызы, Җалилова Фәүзия Габделбәр кызы, Сабирова Шамсенур Җамалетдин кызы. Ирек Рамазан улы һәм авыл җирлеге башлыгы ветераннарның хәлләрен белешеп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановның бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International