Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә экологик тәрбия айлыгы дәвам итә.
Бүген 6 класс укучылары “Туган як табигатен сакла!” акциясендә катнашып, экологик киңәшләр язылган белешмәләр тараттылар.
7 класс укучылары “Зөлхиҗҗә чишмәләре” тирәсен чистарттылар.
Тирә-юнебездәге гүзәллек безгә никадәр җылы һәм матур хисләр бүләк итә, җавап итеп аз гына кайгыртучанлык, хөрмәт сорый. Бу турыда һәркем истә тотарга тиеш!