16нчы апрель көнне Шекше мәдәният йорты мөдире "Акчарлак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Гүзәл җирем" дип исемләнгән мәгълүмати-күңел ачу программасы оештырды. Әлеге чара барышында балалар сораулар һәм табышмаклар аша җир шары, кояш, һава, су кебек тереклек чыганаклары белән танышты. Тавыш бирү һәм уеннар ярдәмендә, планетабызны сакларга һәм яратырга кирәклеге хакында нәтиҗә ясады.