Сәләт «республика яшьләр иҗтимагый фонды белән уртак чара»

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

2019 елның 15 апрелендә Балалар иҗат үзәге базасында «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды белән уртак чара оештырылды.

Әлеге чарада 5-11нче сыйныф укучылары, «Сәләт-Саба» лагереның II сменасында ял итәргә теләүче иҗади һәм сәләтле балалар катнашты.

Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, "Квиз" уенында һәм лотереяда актив катнаштылар. Чара ахырында күмәк бию оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International