«Ел гаиләсе – 2019» конкурсында Килдебәк авыл җирлегеннән катнашучылар

2019 елның 12 апреле, җомга

5 апрель көнне Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында "Ел гаиләсе-2019» район смотр - конкурсының зона туры булып үтте. Бу смотр-конкурсында Килдебәк авыл җирлегеннән «Зур, тату гаилә» номинациясендә Хәлимовлар гаиләсе, ә “Хезмәт династиясе” номинациясендә Мөхәрләмовлар гаиләсе  катнашты. Хәлимовлар гаиләсе әлеге конкурста яшь, күп балалы, талантлы, дус, ә Мөхәрләмовлар дус, тату һәм хезмәт традициясен саклап дәвам итүче гаилә булуларын тагын бер кат расладылар. Әлеге ике гаилә ихтирамга лаеклы һәм үрнәк  гаилә булып торалар. Гаиләләр чыгышларын Килдебәк авылы мәдәният йорты һәм Туктар авылы клубы хезмәткәрләре белән берлектә әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International