Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Истәлекле дата!” буенча патриотик дәрес.
2019 нче елның 9 нче апрель көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Әскәрова М.С “Истәлекле дата” исеме белән патриотик шөгыль үткэрде.
Максат: балаларның туган илебез турында белемнэрен арттыру, патриотик хис тәрбияләү.
Тәрбияче балаларга сугыштагы бәрелешлэр, саклану чараларын, батырлык турында сөйлэде. Дәрес барышында тема буенча презентация күрсәтелде. Соңыннан, балалар зур кызыксыну белән рәсемнэр буядылар.
Шөгыль балалар йортында тәрбияләнүче балаларга бик ошады.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында “12 нче апрель – Космонавтлар көне “исемле стена гәҗите чыгару.
11 нче апрель,тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х.тәкъдиме буенча ,Югары Утар балалар йорты интернатында ,өлкән төркем балалары белән берлектә “12 нче апрель – Космонавтлар көне “ дигән исем астында стена гәҗите чыгарылды.
Шөгыльнең максаты балаларда танып белү активлыгын камильләштерү, дөньяга уңай мөнәсәбәт ,балаларның гамәл турындагы белемнәрен киңәйтү иде.
Космос темасы балаларга һәрвакыт кызыклы.Шуңа күрә дәрес башланыр алдыннан , без балалар белән кояш системасының барлык планеталары,космонавтика, ракета һәм аларның эше ничек мөһим икәнлекләре турында сөйләштек. Тарих баларны бик рухландырды. Аннары балалар үзләре кирәкле материалны туплап аны ватманга ябыштырдылар. Гәҗит бик мәгълүмати килеп чыкты. Балалар үз эшләреннән канәгать калдылар.