11 апрель — фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне.
Лесхоз бистәсендә яшәүче Мингазутдинову Фатыйма Зиннәтулла кызы да — концлагерь баласы. Әлеге истәлекле дата кысаларында, районыбыз һәм бистәбез җитәкчеләре Фатыйма әби янында булып кайттылар. Фатыйма Зиннәтулла кызы бүгенге тормышыннан бик кәнагать. Кунакларны озатканда, зур рәхмәтләрен белдерде һәм илебездә тынычлык булсын, беркемдә без күргән кайгы –хәсрәтне күрмәсен дигән теләкләрен җиткерде