Мичән мәктәбендә библиокафе эшләде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10нчы апрель көнне Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә  "Укучыларда шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдә  мәктәп китапханәсенең роле" дигән темага мәктәп китапханәчеләренең семинары булып үтте. Анда "Эзләнуләр аша киләчәккә" (җитәкчесе Хадиева Г.Н) һәм  "Рухи азык" дип исемләнгән библиокафе эшчәнлеге (җитәкчесе Гараева С.С.) курсәтелде.

Библиокафеның  менюсы төрле иде. Укучылар мәкальләрдән салат ясады, икенче ашка серле әдәби ризык, аннан әдәби сәяхәт тәмен татыдылар, Гатанын хатасыннан нәтиҗә ясадылар, "Янарыш" тортыннан авыз иттелэр, шагыйрь булып шигырь язып карадылар. Әлеге кичә файдалы, эчтәлекле булды, жыр- моң, матур биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International