6 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Сатыш авылында яшьләр белән берлектә “Авыл кичләре” дип аталган концерт – тамаша белән чыгыш ясадылар. Бер – бер артлы чыгыш ясаган коллективлар, җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары тамашачыларның җылы алкышларына күмелде.