“Мәктәпкәчә белем бирүдә индивидуаль эш” дигән темага район күләм семинар – практикум

2019 елның 6 апреле, шимбә

    Сабаның 6 нчы “Балачак” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирүдә индивидуаль эш” дигән темага район күләм семинар – практикум узды. Семинарда катнашучы тәрбиячеләр “Балачак” балалар бакчасындагы эш барышы белән таныштылар, белем бирү эшчәнлекләре карадылар. “Балачак” педагоглары һәр эш барышын яңа төр методик ярдәмлекләр кулланып күрсәтте. Мәсәлән, «Сенсино», «Лаборатория», «Луллия», «Crocodil HOP», «Cod\Go Robot Mous»,  «Наглядное магнитное сложение» кебек уеннар семинарда катнашучыларга бик ошады. Шулай ук, физкультура тәрбиячесе балалар белән 3D җиһазында физик күнекмәләр кулланып эш барышын күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International