Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы

2019 елның 29 марты, җомга

Бүген, 29 нчы март көнне, Тимершык мәктәбендә  мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды. Биредә  үз зоналарында 1-2 нче урынны алган командалар көч сынаштылар. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Гомуми нәтиҗәләрдән сон 1нче урынны Симет урта мәктәбе командасы, 2 нче урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы, 3 нче урынны Саба гимназиясе командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Симет мәктәбе командасы кубокка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International