Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Пенсия фонды идарәсенә Саба муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесе укучылары килде. Идарә буенча экскурсияне УПФР башлыгы Якупова Ф. Ш. һәм Ст.специалист Латипова А. Ф үткәрделәр. Укучыларны Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Пенсия фонды Идарәсенең бинасы, структурасы, үзенчәлекләре, системасы һәм эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Укучылар Идарәнең һәр бүлегенә бардылар һәм һәр бүлекнең эш үзенчәлекләре белән таныштылар. Экскурсия тәмамланганнан соң мәктәп укучылары һәм укытучылары җылы кабул итүләре һәм кызыклы экскурсия өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерделәр.