«Тургай» приюты балалары «Масленица» бәйрәмендә

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Масленица-ул кыш белән хушлашу һәм язны каршы алу. 10 март көнне Иске Икшермә авылы Мәдәният йорты мәйданында «Масленица»  бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте.  Бәйрәмдә балалар авыл халкы белән бергә кышны озаттылар һәм язны каршыладылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: Масленица тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык уеннарында катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Соңыннан алар бик теләп тәмле коймак белән чәй эчтеләр.  Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International