Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы үз эшен дәвам итә. 14 март көнне укучылар “Нәфис сүз”, “Фольклор” һәм “Театр” номинациясендә үзара сынаштылар, уку елы дәвамында үзләштергән күнекмәләрен конкурста катнашучылар һәм жюри игътибарына тәкъдим иттеләр.