Иске Мичән “Таң” балалар бакчасында тэрбияләнүче балалар белән, герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шөгыль узды. Балаларда ватан пәрвәрлык хисләре тәрбияләү максатыннан , бакчабызда рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сәхнәләштереп куйдылар . Яшь буынга халкыбызның бөек әдипләрен, аларның күрсәткән батырлыкларын өйрәтү, бакчабызның төп бурычы. Үткәнебезне белми, киләчәк турында өйрәнү мөмкин түгел.