6 март көнне Балалар Иҗат үзәгендә Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы башланып китте. Бүгенге номинацияда “Рәсем”, “Декоратив-гамәли сәнгать” юнәлешен үз иткән оста куллы укучыларны күреп була иде. Алар берләшмәдә өйрәнгән шөгыльләрен жюри каршында тагын бер кат эшләп, сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. “Эше барның ашы бар” дигән татар мәкаленең асылын бүген укучыларыбыз тагын бер кат исбатлап күрсәтте.