Балалар Иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен район семинары

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Балалар берләшмәләрендә уку процессын планлаштыру һәм оештыруның заманча алымнары, принциплары һәм формалары белән танышу һәм өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә алмашу максатыннан, 2019 елның 5 мартында Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирү өлкәсендә укучылар өчен белем бирү мохите булдыру» темасына район семинары узды.

Балалар Иҗат үзәге педагоглары Фәрид Аубакиров, Зилә Абдуллина, Альмира Дәүләтшина, Эльмира Касымова, Зөлфия Гимадиева, Гөлнар Хадиева, Гөлнара Гайнетдиновалар тарафыннан семинарда катнашучылар игьтибарына төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәл артында семинарга йомгак ясап, Балалар Иҗат үзәге директоры В.А.Хабибрахманова район педагогларын алда торган чаралар белән таныштырды, эш юнәлешләрен билгеләде. Семинар Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар көче белән әзерләнгән концерт белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International