Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында, 1 март көнне Лесхоз бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы булып узды. Анда 200 дән артык кеше катнашты. Катнашучылар түбәндәге дисциплиналар буенча ярыштылар: “чаңгы ярышлары”, “шорт-трек”, “турникта тартылу”, “отжимание”, “аркан тарту”.

Җиңүче исемен Шәмәрдән лицее командасы яулады, икенче урынга Эзмә урта мәктәбе командасы һәм өченче урынга Лесхоз урта мәктәбе командасы лаек булды. Шулай ук спортның 5 төре буенча шәхси беренчелеккә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә  Мәгариф идарәсе  һәм Саба район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды. Җиңүче команда күчмә кубокка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International