“Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаша”

2019 елның 1 марты, җомга

Саба 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамотага өйрәтү" темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Чара барышында тәрбиячеләр хезмәттәшләре белән сөйләм үсеше буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, уртак эшчәнлекнең инновацион формаларын күрсәттеләр. Семинар яңалыклары булып тәрбиячеләрнең үзләре иҗат иткән дидактик уеннары һәм Р. К. Шәехованың эш дәфтәрләренә нигезләнеп бастырылган методик ярдәмлек тәкъдим ителде. Семинар позитив, иҗади узды, тәрбиячеләргә үз осталыклары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International