"Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән очрашулар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләре «Балкыш " тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән даими очраша.20 февраль көнне Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Якупова Ф. Ш. пенсионерлар белән чираттагы очрашу үткәрде.Очрашуның төп темасы пенсия яшен арттыру һәм Пенсия фондының электрон сервислары, 80 яшькә җиткән гражданнар һәм инвалидлар өчен яңадан исәпләү һәм карау буенча дәүләт хезмәтләрен алу турында закон проекты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International