“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”- батырлык сәгате

2019 елның 15 феврале, җомга

15 февраль - Патриот-шагыйрь Милли каһарманыбыз татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Аның үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитте.

Район китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мостафина Гөлнара Саба гимназиясенең 5нче, 8нче, 10нчы сыйныф укучыларына “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”- батырлык сәгате уздырды. Чара презентация һәм видеоязма күрсәтү белән үрелеп барылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International