Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Безгә иренергә килешми” хезмәт дәресе.

2019 елның 15 феврале, җомга

   2019 елның 13 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Тимергалиева Л.Х. “Безгә иренергә килешми” дип исемләнгән хезмәт дәресе үткәрелде.

   Теплицада уздырылган бу дәреснең максаты: балаларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.

   Безнең интернат белән таныш булган һәр кеше белә: республика күләмендә безнең интернат территориясе иң матурлардан санала. Бу монда эшләүче хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүче балаларның хезмәт җимеше.

   Февраль аеннан ук алар үсентеләр өчен туфрак әзерлиләр, кыяр, укроп, суган утырталар.

   Балаларга теплицада эшләү бик ошый. Хезмәт терапиясе балаларның психик халәтенә уңай тәэсир итә.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында Изге Вәли көненә багышланган «Гашыйклар йөрәге»исемле уен программасы.

 

Изге Вәли Көне-үзенчәлекле бәйрәм.  Бу, әлбәттә, балалар белән дуслык, мәхәббәт турында сөйләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тәрбия максатларыннан тыш, Изге Вәли көне башка илләрдә яшәүчеләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү өчен дә үткәрелә.

14 февраль көнне тәрбияче Идрисова Сиринә Илгизәр кызы Изге Вәли көненә багышланган «Гашыйклар йөрәге»исемле уен программасы уздырды.

Программаның максаты: балаларда коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

Программаның бурычлары:

1.бәйрәмчә һәм дустанә атмосфераны булдыру;

2.укучыларны ялны оештыру буенча актив эшчәнлек алып бару өчен җәлеп итү;

3. аралашу күнекмәләре үстерү, коллективта эшли белү, бер- береңә булышу хисе уяту.

Бу көнгә без төрле конкурслар һәм бик күп уңай эмоцияләр әзерләдек.

Балалар "йөрәкләр" ясадылар. Тирә-юньдәгеләрне әлеге тылсымлы бәйрәм белән бик теләп котладылар. Җавап итеп, әлбәттә, рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

Бүген без барысын да дуслыкка һәм якыннарын яратырга өйрәттек. Җирдә яхшылык, җылылык күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International