Судомодельләштерү ярышларындагы җиңүләр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Әлмәт шәһәрендә судомодельләштерү спорты ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Югары Симет, Мичән, Лесхоз һәм Олы Шыңар мәктәпләре укучылары уңышлы катнашып, биш 1нче, ике 2нче һәм өч 3нче урын яулап кайттылар.

 Менә алар -  Югары Симет урта мәктәбеннән Мифтахов Данияр, Загриев Самат, Мичән төп мәктәбеннән Сафиуллин Алмаз, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Хөснуллин Илзат, Лесхоз урта мәктәбеннән Новиков Леонард, Латипов Илзат. Җитәкчеләре – Ильмир Имамиев, Фәнзир Мөхетдинов,  Данис Яруллин, Рафил Мубараков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International