3 февраль көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында "Ызандашлар" дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта Түбән Симет, Керәнне авыл клубы, Югары Симет, Яңа Мичән, Тимершык һәм Кызыл Мишә мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр чыгыш ясады. Концерт беркемне дә битараф калдырмады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.