Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында үткәрелгән чаралар

2019 елның 1 феврале, җомга

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Әдәплелек һәм яхшылык!" дип исемләнгән әңгәмә.

2019 елның 29 гыйнварында  Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шаймурзина И.М. “Әдәплелек һәм яхшылык" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты: Әдәплелек һәм яхшылык турында белемнәрне ныгыту. Узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Хәзерге заманда әдәплелек кагыйдәләре бик актуаль. Шөгыль башында кешеләр белән итәгатҗле һәм әдәпле булу турында әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларны әдәп кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук нәрсә ул әдәп, әдәпле кеше нинди була, кешене нинди яхшы эшләр бизи кебек сорауларга җаваплар эзләнде. Барысы да әдәплелек кешене бизи һәм әдәпле кеше генә әйләнә-тирәлекне матурлый ала дигән нәтиҗәгә килделәр.

Әңгәмәдә балалар үзләрен тыныч тоттылар. Сорауларга мавыгып һәм автив рәвештә җавап бирделәр. Шуннан соң “Әдәплелек кояшы” дип исемләнгән аппликация ясадылар. Балалар әдәпле сүзләр язылган кояш нурларын сайлап алып ябыштырдылар.

Шөгыль чын мәгънәдә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар бик канәгать калдылар.

 

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында  “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән өстәл уеннары.

 

2019 елның 31 гыйнвар көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты  тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән өстәл уеннарын уйнарга өйрәтте.

 

Максат: өстәл уеннары төрләре белән таныштыру; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; сөйләм күнекмәләрен һәм игьтибарлылыкларын арттыру,кул чуклары күнекмәләрен ныгыту.

Өстәл уены- ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Дидактик уеннарның бер төре- өстәл уеннары. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук,  балалар уен барышында  нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.

 Тәрбияче балаларны берничә төрле өстәл уеннары белән таныштырды. Бу уеннарны уйнаганда ике-өч кеше белән берләшеп уйнарга кирәклеген һәм уйнау тәртипләрен аңлатты. Һәр бала үзенең кем белән ярышырга, уйнарга теләвен белдергәч, остәлләргә бүленеп утырдылар. Шулай ук, балалар белән тәрбияче апалары да үзенең көчен сынашты. һәрбересенең җиңүче буласы килде. Балалар бик кызыксынып, теләп, фишка ярдәмендә “Кечкенә принцесса ! ”, “Уйлап тап!”, шашка уеннарын уйнадылар һәм пазлы җыйдылар. Уеннар мавыктыргыч һәм күнелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International