Саба районында “Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы булып узды. Бәйге кысаларында Саба, Алабуга, Балык бистәсе, Мамадыш һәм Питрәч районнары укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим итте.
Дәресләрдә һәм мастер-классларда укытучылар заманча технологияләрне, укыту методикаларын куллана белүләрен күрсәтте.
«Россиянең ел укытучысы» һөнәри бәйгесендә катнашучыларның барысына да уңышлар телибез. Иҗади үрләр яулансын, иҗади потенциал тормышка ашсын!