“Бай әдәби мирасыбызны халыкка җиткерү юллары”

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

2018 нче ел Рәсәйдә театр елы итеп игълан ителде. Районыбыз китапханәчеләре 28 гыйнвар конне методик семинарны әлеге темага багышларга булдылар.  Китапханәдә уздырылган әдәби сәгать балаларны тарихи шәхесләребез, аларның бай иҗади мираслары белән таныштыруда нәтиҗәле алым булып Тимершык авылы китапханзчесе Сибагатова Ф.И. "Г.Камал -татар театрына нигез салучы"  чарасы аша җиткерә алды. Миңгәр авылы каршында эшләп килүче Ш.Биктимеров музее Сабай һәм Миңгәр авылыннан килгән китап укучыларыбыз өчен танылган якташыбыз турында истәлекләр уртаклашу, яңа мәгълүматлар туплау урыны да булып тора. Китапханәче Загирова Ләйсән “Ленин да ,Әлмәндәр дә булдым"иҗади сәгате аша Шәүкәт аганың тормышы,иҗаты белән таныштырды.   Ә инде Иләбәр авыл китапханәчесе Галиева В.Ш. "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә "Күп чирләрдән дәва - яшел даруханә" – дип исемләнгән сәламәтлек сәгатен уздырды.

Йомгаклау өлешендә, китапханәчеләр бүгенге чаралар буенча уй-фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International