26 январь көнне Олы – Нырты мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан “ Ничек яшисен студент?“ дигән темага студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Яшьлек елларының иң гүзәл мизгеле ул – студентлык чоры. Кичәгә килгән егетләр, кызлар моның шулай булуын үзләренең тапкырлыклары, шаянлыклары белән тагын бер кат исбатладылар. Мәктәп укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу дискотека белән тәмамланды.