25 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты – халыкны китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханәдә - чарада катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында язучыларыбызның әсәрләреннән өзекләр укылды, матур җырлар башкарылды, спектакльдән өзек күрсәтелде. Чара - килгән һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Әдәби кунакханәдә якташ язучыбыз,«Ватаным татарстан» газетасының хәбәрчесе, шагыйрә, КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева үзенең матур теләкләрен җиткереп калды.