Сөннәт кичәсе

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә "Ак калфак" хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән "Сөннәт" дип исемләнгән милли тәрбия чарасы кабатлап күрсәтелде. Билгеле булганча, халыкның гореф – гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Халык тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү тудыра. Татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без, балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне әзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул. Бүгенге чараның да төп максаты булып, борынгыдан килгән гореф-гадәтлэрне киләчәк буынга тапшыру торды. Әлеге фольклор чара тизәйткечләр, мөнәҗәтләр, җырлар белән үрелеп барып, тамашачылар һәм катнашучылар өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Шулай ук әлеге клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән төзелгән күргәзмәдә әзерләнгән иде. Әлеге чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Р.Билалова, методистлар Алия Ринатовна, Илсөя Ильдусовна, һәм якын тирә авыллардан килгән китапханәчеләр карадылар. Кичэ ахырында Ләйсән Ракиповна үзенең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International