Балаларны урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кече яшьтән өйрәтү мөһим. МБМБУ Түбән Шытсу "Ромашка" балалар бакчасында бу өлкәдә эшчәнлек өзлексез, план нигезендә алып барыла. Балаларга көнкүрештә, урамда, җәмәгать транспортында үзеңне матур һәм хәвефсез тоту кагыйдәләре төшендерелә. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә генә түгел, ә әңгәмә, уен, балалар әдәбияты укыганда, шигырьләр өйрәнгәндә, балалар белән урамга, юл чатына, юл хәрәкәтен күзәтү буенча экскурсияләр вакытында да алып барыла. Балалар җәяүлеләр, транспорт хәрәкәтен күзәтәләр, юл билгеләрен өйрәнәләр, юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен үзләштерәләр. Алган белемнәрен иҗади уен вакытында, сынлы-сәнгать эшчәнлекләре барышында ныгыталар.