Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасында Саба районы янгыннар кузәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Галимуллин А.Р. тарафыннан план буенча чираттагы тикшерү уздырылды. Ул балалар белән берлектә бик тә кирәкле ,мавыктыргыч әңгәмә-сөйләшү уткәрде. Галимуллин А.Р. янгынның ничек килеп чыгуы ,аны ничек булдырмаска , нинди электр приборларын дөрес итеп кулланырга кирәклеге турындагы балаларның белемнәре белән кызыксынды, балалар төрле электр приборларын атап ,ничек кулланырга кирәклеге турында дөрес итеп җавап бирделәр.
Тәрбияче Рахимуллина Ә.С балаларга ,ә мөдир Газизова Н.Л. хезмәткәрләр арасында янгын куркынычы туганда ничек итеп утсүндергеч белән дөрес эш итәргә кирәклеге турында аңлату эшләре алып бардылар.