Бердәм кабул итү көне

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2019 нчы елның 15 нче гыйнварендә 15.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәшгульлек үзәге, Олы Арташ, Олы Нырты, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыклары  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International