Миңгәр «Сәйлән» балалар бакчасында 9-12 гыйнвар «Кышкы каникул-куңел ачулар. Балаларның кышкы уеннары» атналыгында балалар белән саф һавада төрле төрдәге кышкы уеннар уйналды. Мәсәлән: кар атышлы, кардан сыннар ясау, чанада-чаңгыда шуу. Тимераякта шуу, хоккей уеннары белән таныштырылды.
Саф һавада уйнаганда безнең якта кышлаучы кошларны кайгыртып балаларның әти-әниләре белән бергәләп ясалган җимлекләрен агачка элдек һәм җимлеккә җимнәр салдык. Җимлеккә нинди кошлар килүе кузәтелеп барыла.
Максат: саф һавада уйнап балаларның сәламәтлеген ныгыту, кышкы спорт төрләре белән таныштыру, спортка карата ярату хисләре тәрбияләү. Безнең якта кышлаучы кошларны кайгырту.
Йомгаклау чарасы итеп чаңгы ярышы үткәрелде, балалар бик яратып һәм кызыксынып чаңгыда шудылар, ахырдан һәммәсе грамоталар белән бүләкләнделәр.