Курсабаш балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды. Аны балалар һәм әти-әниләр бик теләп көтеп алдылар.Быел, башка еллардан аермалы буларак,әти-әниләр дә бик актив катнаштылар. Балалар бәйрәменә ямь өстенә ямь өстәп: Убырлы Карчык, Кар кызы, Почтальон, Елак Кыз маскалары киеп катнаштылар һәм үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Кыш бабай бәйрәм буе балаларга төрле уеннар уйнатты,аларның күңелләрен ачты.Үзенең алып килгән бүләкләрен өләште.Кыш бабайның заманча биюләренә ,балалар һәм килгән кунаклар сокланып карадылар.Балалар да үзләренең хөнәрләрен бик теләп күрсәттеләр.
Бу көнне безнең бакча балалары чынлап та тылсым дөньясына сәяхәт итеп кайткан кебек булдылар.