29 декабрь көнне Әбрар Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсенең 100 еллык юбилее узды.

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

29 декабрь көнне Әбрар Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсенең 100 еллык юбилее узды. Чара өйдәге җылы, дустанә шартларда узды. Кунакларны китапханәнең матур бизәлеше, дустанә аралашу һәм яхшы кәеф атмосферасы сөендерде. Болар барысы да район китапханәсе коллективы тырышлыгы белән эшләнде.

Юбилей-ул һәрвакыт нәтиҗәләр ясау, казанышларны тану һәм киләчәккә планнар билгеләү. Китапханә озак яшәр, үз фондларына, китап укучылар, хезмәткәрләр белән чәчәк атар, яңа дуслар табар дип ышанасы килә.

Үзәк китапханәнең мәдәният, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗат коллективлары һәм башка оешмалар белән күптәнге дустанә элемтәләре бар. Һәм без аларны безнең бәйрәмдә күрүебезгә бик шат идек. Юбилей кичәсенең тантаналы өлешендә китап, китапханә һәм китапханәчеләр турында  матур, җылы   сүзләр яңгырады. Бәйрәмне  Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы  ачып җибәрде, ул коллективны бәйрәм белән чын күңелдән котлады һәм безнең белән шатлыклы вакыйганы уртаклашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Натфуллин Дамир Данил улы, Татарстан Республикасы Милли китапханә директоры урынбасары Хадиев Ирек Габделхаевич һәм бүлек җитәкчеләре, татар хатын - кызларының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы, Балтач, Кукмара районы китапханәсе директорлары катнашты.

Китапханәне котларга хезмәттәшләре һәм китап укучылар – шушы ун дистә ел вакыт эчендә нинди җиңел булмаган юлны белүчеләр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International