Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты коллективы Байлар Сабасындагы яңа ел паратында катнашты.
25 нче декабрь көнне Байлар Сабасының Үзәк урамы буенча яңа ел парады узды, анда Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернаты хезмәткәрләре дә катнашты.
Максат: Барлык халыкта һәм катнашучыларда Яңа Ел кәефе булдыру.
Ел саен үткәрелә торган чара йөзгә якын «яңа ел тылсымчыларын» һәм районның меңләгән кешеләрен җыйды. Бәйрәм үткәрүгә һава торышы да уңай булды. Тыныч кына яуган кар бәйрәмгә аеруча тылсымлылык бирде.
Район оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары сафлар белән үтте. Югары Утар балалар йорты хезмәткәрләре дә кар бабай, юлбарыс, дуңгыз, аю, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары костюмнарын киеп катнаштылар.
Һәр елның үз символы бар. Һәр ел символын лаеклы күз алдына китерү өчен оешмалар, уку йортлары үз фантазияләрен керткәннәр.
Әкият һәм шәфкатьлелек атмосферасы, буыннар алмашына карамастан, балаларны үзенә тартып ала һәм үзенчәлекле әкияти кәеф тудыра. Балалар бенгаль утлары кабыздылар, биеделәр, таулардан шудылар. Ә соңыннан традиция буенча күк йөзен салют балкытты.
Үзәк чыршыны ачу тантанасы менә шундый бәйрәм рухында булды. Яңа ел белән, дуслар!
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты- интернатындагы тәрбияләнүчеләр өчен"Әкияти Яңа ел!"
Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алыган бәйрәмнәрнең берсе. Яңа ел бит ул һәрвакытта көтеп алынган могҗиза, тылсымлы мизгелләр, маҗаралар һәм искиткеч үзгәрешләрнең берсе. Яңа елда кешеләр яхшырак һәм бәхетле булырга тырышалар. Тылсымлы төндә ялкынлы чыршылар янында барысы да күңел ачалар һәм теләкләрен әйтәләр. Һәм менә иң матур, әкияти һәм күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә килеп җитте.
Ә балалар өчен безнең Югары Утар балалар йортының кунакчыл стеналарында 2018 елның 28 декабрендә "Мәрхәмәтлек" бүлегендә һәм урта төркемдә Яңа ел кичәсе булып узды.
Бөтен төркем балалары күңелле бәйрәмгә җыелдылар. Яңа ел тамашасында катнашкан тәрбиячеләр үзләренең балаларын чын артистлар итеп күрсәттеләр, үзләренең иҗади осталыкларын, артистлык, дәрте һәм оештыру сәләтен күрсәттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына кереп киттеләр ,кызыклы конкурсларда катнаштылар, бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, алар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре һәм бәйрәм кәефе алдылар!
Шулай ук балаларны һәм хезмәткәрләрне яңа ел бәйрәме белән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М. М. килде.
Яңа ел бәйрәмен оештыруда волонтерлар төркеме бик ярдәм иттеләр: ООО “Здоровье семьи” хезмәткәрләре, Гарипова Э.А., Мухаметзянов Э.А., Аникин В.Д., Гараев А.Р. Аларга килгән аниматорларөчен һәм һәр балага биргән бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне әйтәбез, аларга киләчәктә иҗади уңышлар, уңышлар телибез, алга таба да хезмәттәшлек һәм үзара аңлашып яшәүләрен телибез.