Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә 2018 нче елның ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының соңгы утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары гаиләләрнең шәхси тернәкләндерү планының үтәлешен карадылар, гаиләләр белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды, исәптә торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары турында фикер алыштылар. Профилактика системасы субъектларының социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшчәнлегенә анализ ясалды.