"Социаль хезмәткәр мәктәбе " технологиясе буенча дәрес

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 елның 20 декабрендә Саба муниципаль районының  «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән чираттагы дәрес үткәрелде.  Мәктәптә уку айга бер тапкыр үткәрелә торган теоретик һәм гамәли дәресләр рәвешендә уза. Мәктәптә дәресләр үзәк директоры раслаган календарь - тематик уку планы нигезендә уза. Технологиянең максаты-хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен һәм компетентлыгын арттыру, клиентлар белән нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле белемнәр, осталык һәм күнекмәләр формалаштыру. Дәресләрдән соң тест үткәрелде, анда егерме биш социаль хезмәткәр катнашты. Дәрес ахырында бәйрәм көннәрендә янгын куркынычсызлыгы буенча сораулар яктыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International