Спортта безнең уңышлар

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә халыкның үз вакытын файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Җирлек халкы актив рәвештә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 23 нче декабрь көнне Тимершык авыл җирлеге командасы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнашып нәтиҗәле уен күрсәтте. Шул ук көнне бертөркем ир-егетләрдән торган волейбол командасы Теләче авылында үткәрелгән  волейбол буенча яңа елга багышланган турнирда кубокка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International