Табигатьтә начар һава торышы булмый диләр. Бүгенге буранлы көн дә өйдән чыкмый гына иркәләнеп ятарга ирек бирмәде. Һәркемгә Яңа ел бәйрәменә якынлашу, бүләкләр алмашу, бәйрәмгә бару кәефе өстәде. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе эшчеләре исә техника йөреше өчен дә, җәяүлеләр хәрәкәте өчен дә уңайлылык тудыра: юллар һәм тротуарлар вакытында кардан чистартыла.