Килдебәк һәм Тимершык мәктәпләрендә 2003-2004 нче елгы мәктәп укучылары арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Егетләр:
1 урын – Сәләтле балалар мәктәбе
2 урын – Явлаштау урта мәктәбе
3 урын – Сатыш урта мәктәбе
Кызлар:
1 урын – Килдебәк урта мәктәбе
2 урын – Икшермә кадет мәктәбе
3 урын – Саба гимназиясе
Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез!