Безнең приют Казаннан "Honda club" командасыннан кунаклар каршылады. Менә инде ничә еллар әлеге компания безнең балаларны төрле бүләкләр белән сөендереп килә. Бу юлы да кунакларыбыз буш кул белән килмәгәннәр. Матурдан-матур уенчыклар, тәмледән-тәмле ризыклар балаларны чиксез сөендерде. Кыш бабай белән кар кызын каршылап безнең балалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Балаларга шатлык өләшкән, сабыйларның күңелен күтәргән "Honda club" Командасынна барлык приют хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшәләрендә уңышлар телибез.