"Созвездие - Йолдызлык" фестивале.

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

8 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык» лауреатлары концерты булып узды. Артистлар оригиналь чыгыш ясадылар, тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышладылар, чыгышлар тамашачыларда соклану хисләре уятты. "Созвездие – Йолдызлык» фестиваль – конкурсын оештыручы Туманов Дмитрий Александровичка һәм әлбәттә инде безнең җитәкчебез Заһидуллин Рөстәм Фидәилевичкә без иҗат ялы өчен рәхмәт сүзләре җиткердек, артистларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләдек. Концертта шулай ук Лесхозыбызның яшь талантлары Фаляхов Ислам белән Андреева Кристина да чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International