КЭС-Баскет

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Тимершык һәм Килдебәк урта мәктәпләре базасында  укучылар арасында КЭС-Баскет ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.

Өченче урыннны Икшермә кадет мәктәбе (егетләр) һәм Сатыш урта мәктәбе (кызлар) командалары яулады, икенчедә Симет (егетләр) һәм Явлаштау урта мәктәбе (кызлар) командалары. Ә җиңүчеләр булып Саба гимназиясенең егетләр командасы һәм Тимершык мәктәбенең кызлар командасы билгеләнде һәм алар күчмә кубокка ия булдылар. Әлеге командалар ярышның республика этабына әзерләнәләр. Командаларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International