«Әлмәт Open » бадминтон буенча Россиякүләм яшүсмерләр турниры

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

06-09 ноябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Әлмәт Open» бадминтон буенча Россиякүләм яшүсмерләр турниры булып узды. Җиңүчеләр дүрт категориядә  билгеләнде. Татарстан Республикасы данын яклаучы спортчылар арасыннан  Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Алексеевск, Саба,  Тәтеш, Кайбыч, Кукмара, Балык Бистәсе, Чистай, Аксубай,  Әлмәт һәм Мөслим районнары катнашты.

          15 яшькә кадәр парлы  ир-атлар категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче  спортчы  - Хазиев Исмал белән Мирзагалиев Айназ өченче урынга чыкты.

Спортчыларыбызны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International