2018 елның 24 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Ләйсән Хәмит кызы тарафыннан “Йомшак дәрес” уткәрелде.
Дэреснен максаты: хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү, алар турында кайгыртырга омтылу; дүрт аяклы дустының язмышы өчен җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, әхлакый сыйфатлар, балаларның күзаллауларын киңәйтү, хайваннар дөньясы турындагы белемнәрне тулыландыру һәм баету.
Балалар дәрестә актив катнаштылар, алар зур кызыксыну белән үзләренең йомшак дусларын карадылар, куллары бн тоттылар, аларның йонарыннан сыйпадылар, шул рәвешле алар үләренең вак моторикаларын һәм тактиль хис-кичерешләрен устерделэр. Балалар үз хис-тойгыларын сүз белән әйтә алмаса да, аларның хис-тойгыларын шатлыклы күзләреннән күрергә мөмкин иде. Дәрестән соң кайбер балалар үзләренең яңа йомшак дусты белән хушлаша алмады.
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында "Карусели"дип исемләнгән аэробика дәресе
25 октябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан тәрбияче Шайхиева Елена "Карусели" дип исемләнгән аэробика үткәрде.
Бу чараның максатлары:
1)спорт белән шөгыльләнүгә омтылыш тудыру.
2)балаларның физик һәм акыл үсеше бердәмлеген тәэмин итү;
3) балаларда җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатларны булдыру өстендә эшләү;
Балалар белән бергә аэробика турында әңгәмә алып бардык. Балалар аэробика күнегүләрен эшләп карадылар. Аларга бу чара бик ошады.