“Сөмбелә бәйрәме»

2018 елның 26 октябре, җомга

Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм.

Һәр елны шушы гүзәл Сөмбеләне без дә мәктәбебездә көтеп алабыз. Аның белән бергәләп  бу ел фасылының асылына гүзәллегенә тагын бер кат инанабыз, аңа сокланабыз.

Шушы бәйрәм барышында башлангыч сыйныф укучылары көзге байлыкның зур хезмәт нәтиҗәсе булганлыгына тагын бер кат төшенделәр. Алар көче белән әзерләнгән күргәзмә моның ачык мисалы. Укучыларыбыз сорауларга , табышмакларга да җаваплар таптылар, “Сөмбелә” дә кунакта булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International