22 октябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче − «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе «Серле гармун телләре...» − дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Мероприятие барышында боргынгы татар җырлары, шигырьләр һәм курайда башкарылган моңлы көйләр яңгырады.