19 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты режиссеры Гөлсем Рабгетдинова җитәкчелегендә “Әллүки” балалар бакчасында курчак театры чыгышы куелды. Балалар Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен уйнадылар. Кечкенәләр җәнлекләр уенын бик кызыксынып күзәттеләр, аларны уйнатучыларны алкышларга күмделәр.
22 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мирас” фольклор коллективына йөрүче өлкәннәр өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырдылар. Казанның матур, истәлекле урыннарын караганнан соң Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсен карадылар.